2022 елның 1 сентябрендә «гараж амнистиясе” турындагы закон эшли башлаганнан бирле бер ел тула. Татарстан регионнары арасында әлеге законны гамәлгә ашыру буенча лидер булуга карамастан, республика халкыннан гараж объектларын һәм алар астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү турында сораулар даими рәвештә килә.
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә, 1 сентябрьдә, 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр, “кайнар линия” үткәрәчәк, анда татарстанлылар «гараж амнистиясе» белән бәйле теләсә нинди сорау бирә ала, шул исәптән:
- Гараж амнистиясенә нинди объектлар эләгә?
- Гараж нинди шартларга туры килергә тиеш?
- Гараж хуҗасы кулында нинди документлар булырга тиеш һәм алар белән кайда мөрәҗәгать итәргә?
- Җир кишәрлеген межанлау һ. б. мәҗбүриме?
Бердәм кайнар линия Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча эшләячәк. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтның «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр» бүлегендә белергә мөмкин.