Гомере буе бер предприятиедә

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Ютазы районында ветеранны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Урыссу поселогыннан хезмәт һәм тыл ветераны Лидия Савельевна Густова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов юбилярны район башлыгы Аяз Шәфигуллин исеменнән котлады, Россия Федерациясе Президенты имзалаган котлау хатын, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.

Лидия Густова - Калинин өлкәсе Кимрский  районы Угольный поселогында  туган. Ул аяк киемнәре тегүче гаиләсендә өченче бала булып туган. Сугыш елларында мәкаләбез героена күп нәрсә кичерергә туры килә. Үзе кечкенә чагында ул әти-әнисе белән Ржев шәһәренә күчеп килә. Алар анда күчкәч Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның җәендә гаилә Башкортстан Республикасының Шаран районына эвакуацияләнә. Ул вакытта аңа 14 яшь була. Сугыш вакытында ул колхоз балалар бакчасында эшли. 1952 елда ул фронтовик, сугыш герое Иван Густовка кияүгә чыга һәм аның белән бергә Урыссу поселогына күчә. Монда яшьләрнең ике баласы туа. Лидия Савельевна гомере буе бер предприятиедә – Урыссу торгында эшли. Сатучыдан башлап, ашханә мөдире, кибет директоры, кадрлар бүлеге начальнигы... Пенсиягә «Электросоединитель» заводының эшчеләр ашханәсе мөдире вазифасыннан киткән. Аның зур гаиләсе: ике баласы, өч оныгы, алты оныкчыгы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International