Яшь чагында Мәгъсүм ага театр белән мавыккан

2022 елның 2 сентябре, җомга

Тыл ветераны Мәгъсүм Галләмов үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Өлкән яшьтәге Мәгъсүм ага юбилеен туганнары һәм якыннары даирәсендә  каршы ала. Ул тормыш иптәше белән дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергән. Әйе, хикәябез героеның бүгенге тормышы лаеклы. Шул ук вакытта ул үзенең күп чордашлары кебек үк “лаеш шулпасын” күп чөмерә. Ачлык үзәгенә үткән! Яңа Юл авылында икмәк булмавын, урып-җыюдан соң колхозчыларга ашлык та бирмәүләрен туктаусыз кабатлый. Бу нәрсә белән бәйле булгандыр, бүген беркем дә әйтә алмый. Аксакал һаман  бер сорауга җавап таба алмый: ни өчен Чик-Бүләктә, Баланлыда һәм Хөррияттә колхозчылар хезмәтләре өчен ашлык алган, Яңа Юлда - юк?

-Чик-Бүләктә әнинең абыйсы – агабыз яши иде, - дип хатирәләре белән уртаклаша Мәгъсүм Гарәф улы.  - Ул үзе әйбәт кеше иде, әмма хатыны турында болай әйтеп булмый. Кырыс һәм саран булды, ни әйтәсең. Без, балалар, агабызга барырга мәҗбүр идек. Агабыз хатыныннан яшереп кенә безгә бодай бирә торган иде. Кем белә, бәлки без шул бодай аркасында гына исән калганбыздыр…

 

- Ә сезнең мавыгуларыгыз, уеннарыгыз бар идеме? – дип сорыйм ветераннан. - Сез гел генә эшләп тормагансыздыр бит, күңел ачулар да булгандыр?

- Хәтерлим әле, «театр»да уйнадым. Миңа намаз укыган бабай ролен башкарырга туры килде. Мөгаен, образга бик нык кергәнмендер, намаз укыганда кыйблага борылмаганмын. Залдан : Кыйбла ягына карап бас!” – дип кычкырдылар. Шул хәтергә сеңеп калган. Кашшаф бабай гел керә иде, әтидән: "Ә сине кайчан сугышка алалар?" – дип сорый. Сугыш вакыты, әнием кече энем белән авырлы. Әтине фронтка 1942нче елның кышында алдылар, ә 1943тә – үлде хәбәрен алдык. Бер көн элек кенә хаты килгән иде. Атлар карыйм, барысы да әйбәт дип язган иде…

Ни дисәң дә, язмыш безнең геройга карата мәрхәмәтле булган. Ул хатыны белән бәхетле булуын сөйли. Ул искиткеч хуҗабикә – аш-суга оста, хезмәт сөючән, ә иң мөһиме – өйдәгеләр белән оста идарә итә белгән зат булган. Кече яшьтән үк балалар йортта кем баш булуын аңлаган. Атагызга әйтәм – әниләре әйткән бу сүз балаларга рөхсәт ителгән чикләрдән чыкмаска кирәкне истә тоту өчен җитә торган булган.

 

Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов котлады. Ул ветеранга изге теләкләрен җиткереп, бүләк тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International