2 сентябрь көнне Кәрәкәшле авылы китапханәсендә «Беслан – бөтен планетаның кайгысы һәм хәсрәте» дигән хәтер дәресе үткәрелде

2022 елның 2 сентябре, җомга

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чарада электрон презентация ярдәмендә кечкенә Осетия шәһәрчеген генә түгел, бөтен Россияне, бөтен дөньяны тетрәндергән кара көннәр хроникасын торгыздылар.

 

Презентациянең сәхифәләрен актарганда  һәм китапханәче лекциясен  тыңлаганда, чакырылучылар 2004 елда Бесланның коточкыч фаҗигасе башланган моңсу кадрларны күрә алды. Презентациядән тыш, балалар Бесланда һәлак булган балалар истәлегенә багышланган «Хәтерлибез сезне, Беслан балалары» видеоролигын карадылар. Презентация һәм видеоролик күрсәтелгәннән соң, бер минутка тын калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International