Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Авыр яшьлектән бәхетле картлыкка кадәр
2013 елның 10 июле, чәршәмбе
Әбсәләм авылында яшәүче Гөлнәзирә Сабир кызы Гыйззәтуллина күптән түгел үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Язмыш аңа җиңел яшьлек насыйп итмәгән, әмма озын һәм бәхетле картлык әзерләгән.
Гөлнәзирә апаның үсмер чагы сугыш елларына туры килгән. Башка яшьтәшләре кебек үк аңа да гөрләп чәчәк аткан яшьлек бәхетен татырга туры килмәгән. Физик яктан чыныгып бетмәгән үсмерләр өлкәннәр белән бергә көнен дә төнен дә колхоз басуларында хезмәт куя, станоклар артында басып тора. Гөлнәзирәгә дә олауларда урман ташырга, үгез белән җир сөрергә, авыр көлтәләр сугарга туры килә. “Балаларга, оныкларга, оныкчыкларга мондый авырлыкларны кичерергә туры килмәсен. Аллаһы Тәгалә җирдә тынычлык һәм кешеләрнең үзара килешеп яшәүләрен насыйп итсен”, - ди әңгәмәдәшебез кичергәннәрен хәтеренә төшереп.
Сугыш тәмамланганнан соң, кыз күрше Московка авылында урнашкан буровой заводка эшкә күчә, үз авылдашына кияүгә чыга, бер-бер артлы өч бала таба, ире белән бергә үз йортларын салалар. Тормыш көйләнә генә башлагач, көтмәгәндә, ире дөнья куя. Ул үлгәндә, кече баласына яңа гына дүрт яшь тулган була. Гөлнәзирә апага нарасыйларын ялгызы аякка бастырырга туры килә. “Бер генә көн дә яши алмам кебек иде, әмма Аллаһы Тәгалә озын гомер дә, сәламәтлек тә бирде. Соңгы ике елда гына авырый башладым – кан басымы күтәрелә, күзләрем начар күрә...” – дип алга китеп сөйли үзенең гади биографиясен әңгәмәдәшебез. Сәламәтлеге аның, юбилярыбыз сүзләренә караганда, чынлап та әгәр яртылаш югалган күрү сәләтен исәпләмәсәң, нык була. Төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинатында моторист булып эшләп, Гөлнәзирә Сабир кызы кайнар гипс суырта. Бервакыт ул мәкаләбез героеның йөзенә килеп эләгә, бөтенләйгә күзеннән мәхрүм итә.
1983 елда Гөлнәзирә апа 43 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга, балаларына оныкларын, оныкчыкларын үстерергә ярдәм итәргә керешә. Хәзер Гөлнәзирә әбинең гаиләсе зур – өч баласы, сигез оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. Өлкәнәйгән көнендә алар юбиляр өчен рухи гына түгел, физик терәк тә. Соңгы вакытта үзен начар хис итү сәбәпле якыннарына аны үз торакларына алып китәргә туры килә, әмма мөмкин булганда, аны үз йортына илтеп куялар. Юбилеен да мәкаләбез герое үз өендә каршылады.
Гөлнәзирә ханым әйләнә-тирәсендә бары яхшылык һәм яктылык кына күрә торган кешеләрдән. Ул туганнарына гына түгел үзенең сиксән тугыз яшьлек килендәше Зәйтүнә апага да ихлас рәхмәтле. Бүгенге көнгә кадәр аларның кайгылары да, шатлыклары да уртак. Ул күршеләре һәм авылдашлары турында да җылылык белән телгә ала. Аның әйләнә-тирәдәгеләргә мәхәббәте һәм аларга ярдәм итәргә омтылуы рухи яктан бай булуы турында сөйли. Ул сөйләшкәндә, Аллаһы Тәгаләнең исемен очраклы гына еш телгә алмый. Гөлнәзирә апа дин юлына баскан әбсәләмлеләрнең иң беренчесе. Ул үзе генә дини кеше булып калмаган, авылдашларын да рухи камиллеккә юнәлткән, аларның рухи остазы булган һәм озак еллар дәвамында мәрхүмнәрне җирләгәндә тиешле йолаларны башкарырга ярдәм иткән. “Аллага шөкер, хәзер бу изге бурычны үтәргә дин әһеле – яңа мулла бар”, - дип җиңел сулый ул. “Бу чынлап та шулай, - дип әниләренең сүзләрен раслый кызлары. – Мәрхүмнәрне соңгы юлга озатканда җеназа укырга кирәк булганда, аңа мөрәҗәгать итәләр иде. Һәм әниебезгә, үзе башкалар ярдәменә мохтаҗ булса да, чакырган кешеләр янына барырга туры килде. Башкача мөмкин булмады, чөнки ул авылдашлары арасында бердәнбер абыстай иде”.
Юбилее көнендә Гөлнәзирә Сабир кызын күп санлы туганнары һәм якыннары гына тәбрикләп калмады, иң изге теләкләрне аңа район сугыш һәм хезмәт ветераннары рәисе Зоя Глушкова, авылның ветераннар оешмасы рәисе Миңнегөл Мостафина, җирлек башлыгы Резедә Ибраһимова да җиткерде. Ул да барлык кунакларга җан тынычлыгы һәм иминлек теләде.
Ф.Ибрагимова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз