Урыссуда террорчылыкка каршы акция үткәрелде

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Форпост үзәге хезмәткәрләре , яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә, “Терроризмга - юк» дигән акция үткәрделәр.

Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне - Россиядә ел саен 3 сентябрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле даталарның берсе. Акцияне оештыручылар, “Форпост” һәм яшьләр бүлеге хезмәткәрләре, узып баручыларга тематик брошюралар өләштеләр һәм,  шикле предмет табылганда һәм террорчылар һөҗүм иткән очракта,  үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Бу көнне Россиядә террорчылар кулыннан Бесланда да, йөзләгән башка терактларда да, һәлак булган ватандашларны искә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International