3 сентябрьдә, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне, Россиянең барлык төбәкләрендә халыкара тарихи «Җиңү диктанты» үткәрелде.
3 сентябрьдә Урыссудагы 3нче номерлы мәктәптә «Диктант Победы -2022» халыкара акциясе өчен мәйданчык оештырылды.
Диктант - тарихи хәтергә кагылырга мөмкинлек бирүче шундый чараларның берсе. Быел бу акция инде дүртенче тапкыр үткәрелә.
Ютазы районында диктантны теләге булган һәркем язды. Акциядә катнашучылар 45 минут эчендә төрле характердагы 25 сорауга җавап бирделәр. Әйтик, текстка төшереп калдырылган сүзләрне куярга, әсәрнең авторын атарга һ. б. кирәк иде.
Быел "Җиңү диктанты" РФнең һәм башка илләрнең 18 меңнән артык мәйданчыгында узды.