Ютазы районында Белем көнен тантаналы рәвештә бәйрәм иттеләр

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

1 сентябрьдә бөтен Россия буенча мәктәп линейкалары узды.

Урыссудагы №3 мәктәп, Урыссу интернат-мәктәбе, Димтамак, Иске Каразирек һәм Иске Урыссу мәктәпләре бәйрәм кунакларын капиталь ремонттан соң каршы алдылар. Яңартылу әлеге белем бирү учреждениеләрендә «Мәгарифне үстерү» федераль программасы кысаларында мөмкин булды. Яңа буялган фасад, ремонтланган сыйныфлар, бүлмәләр, яңа уку әсбаплары һәм белем бирү стандартларына туры килә торган җиһазлар – мәктәпләргә барыбыз  шатлыгына яңа сулыш өрелгән.

Ютазы районында быел 248 бала - 1 сыйныфка, 191 бала – 9 сыйныфка, 77 бала 11 сыйныфка килде.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин әлеге мәктәпләрнең һәрберсендә тантаналы чарада шәхсән үзе катнашты. Аның белән бергә мәктәпләрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов булды.

Район башлыгы җыелганнарны Белем көне белән котлады. Беренче сыйныф укучыларына ул тизрәк укуга “кереп китүләрен”, ата - аналарга һәм укытучыларга сабырлык теләде. Өлкән сыйныф укучыларына Аяз Шәфигуллин исә, белем багажын тулыландырып, һичшиксез районга кайтуларын теләде. Әйтергә кирәк: вузларда максатчан юнәлеш буенча укуларын дәвам итәргә теләүчеләр өчен, район стипендиатлары буларак, февраль аенда ук район башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Барлык тармакларда да диярлек - спорт, мәдәният, мәгариф өлкәсендә белгечләр җитми. Укуга һәм яңа мәктәп җиһазларына һәм әсбапларына сак караш мөһимлеге нәсыйхәт буларак яңгырады.

Җыелганнарны бәйрәм белән котлап, район җитәкчелеге вәкилләре төзелеш оешмаларының подрядчыларына һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерделәр, ә мәктәп директорлары аларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Һәр уку учреждениесендә, чара башында, Россия һәм Татарстан гимны астында дәүләт флагларын күтәрделәр, хәзер бу яңалык барлык татарстанлылар өчен күркәм традициягә әвереләчәк. Быелның сентябреннән бөтен республика буенча иң лаеклы укучылар Һәр дүшәмбе иртәнге линейкада флаглар күтәреп, җомга көнне төшерәчәкләр.

Барлык мәктәпләрдә дә уңайлылык һәм игелеклелек мохиты хөкем сөрде. Яңартылган биналарны, яңа киемнәрдәге укучыларны һәм укытучыларны күрү бик күңелле иде! Иске Урыссу мәктәбендә аеруча матур итеп бизәлгән ашханә диварлары, Каразиректә - матур актлар залы һәм диварларда сакланган мозаика, Димтамак мәктәбендә – музей аеруча  истә калды. Укытучыларга  да сокланмый мөмкин түгел иде: барлык педагогик состав белән алар бер төс гаммасында киенгәннәр, тагын шунысы истә калган, һәр мәктәп аерым бер төскә өстенлек биргән. Күркәм дә, гади дә!

Менә уку елы да башланды, хәерле сәгатьтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International