5 сентябрьдә гимназиядә Россия Федерациясе Дәүләт флагын һәм Татарстан Республикасы әләмен алып чыгу тантанасы узды

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Линейкада 5-6-7 сыйныф укучылары катнашты.

Флагны чыгару хокукы 9 сыйныф укучылары Фирсов Кирилл һәм Гобәйдуллин Риязга бирелде. Бер үк вакытта мәктәп радиосы аша бөтен гимназиядә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Линейкадан соң укучылар үз сыйныфларына быел беренче тапкыр «Әһәмиятле нәрсәләр турында сөйләшү» дәрестән тыш дәрескә бүленде, аның темасы - «Без - Россия, мөмкинлекләр-киләчәк» дип аталды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International