Гимназия педагоглары, дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә балаларның ялын акыл өчен файдалы итәргә омтылып, барлык катларда шахмат зоналары ачтылар. Гимназиячеләргә мондый интеллектуаль ял бик ошады — һәрчак иптәшләрен шахмат уеннарында җиңәргә теләүчеләр бар.