Өстәмә белем бирү педагоглары Урыссу гимназиясе укучылары өчен мастер - класслар үткәрделәр

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

6 сентябрьдә Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Урыссу гимназиясендә укучылар өчен төрле мастер - класслар үткәрделәр.

 

Шахматта һәм шашкада виртуоз уен, балчыктан ясалган кызыклы фигуралар формалаштыру, тизәйткечләр, пантомима төрендә театр сәнгате, сөйләм өчен төрле күнегүләр, дикцияне үстерү, артикуляция күнегүләре, төрле образларга керү. Шулай ук балалар халык биюләре белән таныштылар, төрле хәрәкәтләр ясарга тырыштылар. Үз куллары белән сәйләннән исемле беләзекләр җыйдылар, моториканы, фикер йөртүне үстерү буенча күнегүләр белән таныштылар, традицион булмаган техника буенча рәсем ясадылар, сынлы сәнгатьнең яңа ысуллары турында белделәр.

Һәм бу бүген Урыссу гимназиясе укучыларына тәкъдим ителгән барлык мастер-класслар түгел. Балалар мастер-классларда актив катнаштылар, укытучылар биргән биремнәрне бик теләп кабатладылар, һәркайсы күңеленә хуш килде.

Киләчәктә балаларга Балалар иҗаты үзәгенең башка берләшмәләре дә тәкъдим ителәчәк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International