Янгын бүлегенә экскурсия - бәйрәм яки уен гына түгел, ә ут белән көрәшүчеләрнең һәм янгын коткару хезмәтенең башка хезмәткәрләренең көндәлек хезмәте белән кызыклы танышу.
Урыссу гимназиясенең 7б сыйныф укучылары 42нче номерлы янгын сүндерү частендә булдылар. Гимназиячеләргә каравыл бинасы, кизү тору диспетчер хезмәтендә булу, шулай ук чын гаражны карау кызык булды. Экскурсовод чын янгын сүндерүче иде. Ут белән көрәшүче һәр механизмның төзелешен, машиналарның һәм җиһазларның гамәлдә булу принцибын аңлатып кына калмыйча, бөтен илдә һәм аерым поселокта коткару янгын хезмәтенең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, янгын сүндерүчеләр тормышының кайбер серләрен дә ачты. Балаларга янгын җиһазларын, кирәк-яракларын карау, янгын костюмы тарихы турында тыңлау кызыклы булды. Чынлыкта мондый чаралар бик мөһим һәм яшьләр арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә. Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүдән тыш, коткару хезмәте укучыларга янгын вакытында үзеңне дөрес тоту, утны ничек һәм нәрсә белән зарарсызландыру турында сөйләү бурычын куя.