Квестны үзәк китапханә әзерләде.
Балалар командаларга бүленделәр һәм «Тынычлык һәм татулык формуласы», «Милли уеннар уйныйбыз», «Халык традицияләре», «Дустанә ярдәм» тематик мәйданчыкларында биремнәрне үтәделәр. Балалар тарих, мәдәният, телләр, легендалар һәм риваятьләр буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Уен халыклар арасындагы дуслыкны, үзара аңлашуны һәм милләтара татулыкны ныгыту максатыннан үткәрелде.