Бүген Урыссу башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары утырышы булып узды

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

#Урыссуның башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берләшмәсенең секция утырышы булып узды.

 

РМБ җитәкчесе Хәләпова Г.Ф. узган елга анализ ясады һәм яңа уку елына эш планы белән таныштырды. Юлларда балаларның куркынычсызлыгы турында мәгълүмат Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ начальнигы Игнатьева Р.И. чыгышында чагылыш тапты. Рәзидә Илсур кызы җыелучылар игътибарын юлларда үз-үзеңне дөрес һәм куркынычсыз тоту күнекмәләрен ныгытканда башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары белән эшләүнең мөһимлегенә юнәлтте. Укучыларның грамоталылыгы, предмет компетенцияләре буенча кодификаторлар турында докладлар тыңланды.

Мәгариф бүлеге методисты С.Р. Хәбибуллина үткәрелгән чараларга анализ ясады, яңа уку елының акцентларын билгеләде.

Ахырда районның башлангыч сыйныф укытучылары методик берләшмәсенең яңа җитәкчесе тәкъдим ителде. Ул – Ютазы урта мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәмсиева А.Ф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International