Эш визиты белән безнең поселокка, аерым алганда, «БАСЭТ» предприятиесенә, Дәүләт Думасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Иван Сухарев килде.
Аның белән бергә «БАСЭТ» фәнни-җитештерү предприятиесе директоры Рамил Шәрипов, ЛДПР Туймазы җирле бүлекчәсе координаторы Заһит Шәфыйков та килгән иде.
Элекке ГРЭС бинасы, хәзерге «БАСЭТ» предприятиесе янында башкорт кунакларын район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм Совет аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марьяна Харисова каршы алды.
Делегация беренче эш итеп 4нче аерым цехка юнәлде, анда предприятие директоры Рамил Илсур улы җитештерү, перспективалар һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, «БАСЭТ» ҖЧҖнең төп предприятиесе күрше Октябрьскийда урнашкан һәм 1993 елдан бирле эшли. Урыссу җитештерү мәйданчыгы - аның структур бүлекчәсе. Бүгенге көндә биредә 70 тонналык җылылык алмаштыргыч (теплообменник) җыю эшләре бара.
Әлеге производство белән танышканнан соң, барысы да яңартылган район мәдәният йорты мәйданына һәм «Җиңү» скверына, аннары Урыссу урамы, 22 адресы буенча ишегалдына юнәлделәр. Район башлыгы кунакларга поселокның төзекләндерелүе турында сөйләде һәм җирле истәлекле урыннар буенча кечкенә экскурсия үткәрде.
Күрше төбәк вәкилләре визиттан канәгать калдылар.