5 сентябрьдә #Ютазы урта мәктәбендә мәктәп директоры Ямалетдинов Ә.Ә. катнашында класс ата-аналар җыелышлары башланды. Бу ата-аналар җыелышлары барышында укыту-тәрбия процессын оештыру, ата-аналарны куркынычсыз интернет кагыйдәләре, "йорт-мәктәп-йорт"маршруты буенча куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштыру мәсьәләләре карала.

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

5 сентябрьдән #Ютазы урта мәктәбендә мәктәп директоры Ямалетдинов Ә.Ә. катнашында класс ата-аналар җыелышлары башланды. Бу  җыелышлар барышында укыту-тәрбия процессын оештыру, ата-аналарны куркынычсыз интернет кагыйдәләре, "йорт-мәктәп-йорт" маршруты буенча куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштыру мәсьәләләре карала. Шулай ук мәктәп директоры ата-аналарның игътибарын дәрестән тыш вакытта ата-аналар контроленә юнәлтә һәм комендант сәгате турында искә төшерә. Җыелыш барышында Әнис Әнвәр улы ата-аналарның мәктәп балаларын тукландыруны оештыру һәм мәктәп формасы буенча бирелгән сорауларына җавап бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International