8 сентябрь - ел саен үткәрелә торган Халыкара грамоталылык көне , 1966 елда Тегеранда узган белемсезлекне бетерү буенча мәгариф министрларының Бөтендөнья конференциясе тәкъдиме буенча ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителә.
8 сентябрь - бу конференциянең тантаналы ачылышы көне. Бу көн ЮНЕСКО эшчәнлегенең төп өлкәләреннән берсе булган грамоталылыкны тарату буенча җәмгыятьнең тырышлыгын активлаштыруга юнәлдерелгән.