3 сентябрьдә Россия террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтә

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Көн Бесландагы 2004-нче елгы фаҗигадан соң билгеләнә башланды.     Ул вакытта берничә йөз кеше үлде, аларның күпчелеге балалар иде. “Без төрле, әмма без террорчылыкка каршы" дигән шигарь астында Үзәк китапханәнең уку залында Урыссуның 2нче мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары белән очрашу узды. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова «террорчылык» сүзенең мәгънәсе, атышлар ишетелсә, үзеңне ничек тотарга кирәклеге, таныш булмаган предметлар белән нишләргә кирәклеге турында сөйләде.

Укучыларга урамда, транспортта, таныш булмаган кешеләр белән аралашуда саклык чаралары турында кисәтүләр ясалды, «Антитеррор» викторинасы үткәрелде. Балалар игътибарына «Террорчылыкка юк», «Терроризмның киләчәге юк», «Игезәк манаралар», «Школа «1. Беслан» һәм "Террорчылыкка  каршы мультфильмнар» видеороликлары күрсәтелде. Чара ахырында террорчылар кулыннан һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International