"Грамоталы бул - уңышлы бул»
Ел саен, 1967 елдан башлап, 8 сентябрьдә бөтен дөньяда Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Грамоталы бул - уңышлы бул» дигән темага танып белү сәгате үткәрелде. Әлеге чарага башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Сорауларга җавап биреп, балалар үз белемнәрен тикшерделәр, фразеологик әйтелмәләрнең нәрсә икәнен аңлаттылар, «Башкача әйт», «Бер сүз белән әйт», «Хаталарны төзәт» конкурсларында катнаштылар. Очрашуның төп идеясе - дөрес, грамоталы итеп сөйләргә өйрәнү, туган телеңне ярату, үзеңне генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә хөрмәт итү.