Ютазы муниципаль районында 17 спорт төре бар, аларның күбесе белән теләге булганнар таныша һәм секцияләргә языла алдылар.
Хоккей, футбол, волейбол, бокс, самбо, каратэ, йөзү, җиңел атлетика, грек-рим көрәше, милли көрәш, баскетбол буенча тренерлар булачак спортчыларга һәм аларның ата-аналарына консультация бирү, бала өчен дөрес спорт төрен сайларга булышу өчен шәхсән катнаштылар.
Шулай ук бүлек җитәкчесе Галләмова Регина Артур кызы районның иң актив спортчыларын рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Шуны да әйтеп узасы килә, секцияләргә сентябрь дәвамында язылырга мөмкин. Сезне һәм балаларыгызны көтеп калабыз!