Грамоталылык көнен 8 сентябрьдә дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән Россиядә дә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 2022 нче елда календарьда кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, ул тирән мәгънәгә ия һәм бар кешенең исенә төшерә - өйрәнүне беркайчан да туктатмагыз!
"Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге" МКУ Форпост үзәге белән берлектә район халкына гади генә сораулар биреп, аларны сынап карады.
Әйтергә кирәк, сорауларга оялып кына җавап бирсәләр дә, күпчелек кеше төп белемгә ия.