7 сентябрьдә район хакимияте башлыгының район халкы белән очрашуы узды, анда урыссулыларны борчыган иң актуаль сорау күтәрелде - поселокта начар ис булуы.
Аяз Шәфигуллин күтәрелгән мәсьәләнең мөһимлеген раслады.
- Мин үзем дә Урыссуда яшим һәм мин бу исне Башкортстан ягыннан килгән кебек тоям. Проблема бар, аннан арыну өчен һаваны пычратучы чыганакны ачыкларга кирәк. Без һаваны тикшерүче күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать иттек. Бу юнәлештә эшләр алып барыла - диде Аяз Әдипович.
Урыссу халкының күпчелеге исләрнең сәбәбе - химия заводы дип саный. Бу уңайдан Ютазы районы прокуроры Тимур Фатыйхов җыелучыларга бүгенге көндә химия заводының экологик чиста предприятие булып торуын сөйләде.
- Чыннан да, проблема бар иде. 2015 елда башкарылган тикшерүләр цистерна култыгында агрегат чыгарган төрле матдәләрнең иң чик нормадан артып китүен күрсәтте. Халык тормышы өчен куркыныч тудырган кагыйдә бозулар ачыкланды. Бик күп акча сарыф итеп, предприятиене реконструкцияләделәр, проблеманы һәм кагыйдә бозуны бетерүгә ирешкән махсус экологик куркынычсыз система эшләнде, – дип аңлатты Тимур Модестович.
Химия заводы директоры Нәфис Шагалиев, прокурор сүзләрен раслап, барысы да экологик чиста һәм куркынычсыз эшли, дип билгеләп үтте.
- Безне күзәтчелек органнары контрольдә тота, экологик нормаларны үтәмәскә хакыбыз юк. Система төзелгән, бүгенге көнгә кадәр гамәлдә. Эштә азот җайланмасы, атмосфера белән контактсыз реагентларны сыешлыкка кую ысулы кулланыла, һаваны плазмокаталитик чистарту кулланыла, ул исләрнең күп өлешен ала һәм атмосфераны чистарта, - диде Нәфис Ралифович.
Очрашуда шулай ук Роспотребнадзор Идарәсенең Татарстан Республикасындагы территориаль бүлеге белгеч-эксперты Айгөл Сабитова да катнашты. Ул үткәрелгән чаралар турында сөйләде һәм Ютазы районы буенча куркыныч матдәләрнең атмосферада артып китүе ачыкланмады, барысы да норма чикләрендә, - белдерде. - Үлчәү көндез һәм төнлә, Ык елгасы янында, шулай ук химия заводы янында башкарылды. Берничә көн элек өстәмә үлчәмнәр алынды, нәтиҗәләр әле билгеле түгел.
- Якын арада бер үк көнне, бер үк вакытта Туймазыдан коллегалар белән һава чисталыгын үлчәүләр үткәрү планлаштырыла. Башкортстан күзәтчелек органнары нефтешламнарны эшкәртү предприятиесе янында үлчәячәкләр, ә Ютазы районында һава пробасын Ык елгасы ягыннан алачакбыз, - диде ул. - Без бу юнәлештә эшлибез.
Районның актив халкы, нигездә, химия заводы эшчәнлеге буенча сораулар бирде, ләкин проблеманы бетерү турында җентекле аңлатма биргәннән соң, күбесе тынычланды. Шамкин урамында яшәүче күпфатирлы йортта онкология белән авыручылар саны артуның химия заводына якын яшәү аркасында бугай, дигән шик белдерде. Бу сорауга Ютазы районы башлыгы, төбәк буенча статистика Татарстанның көньяк-көнчыгышында, нефть чыгару белән бәйле рәвештә, онкология белән авыруның артуын күрсәтә, дип җавап бирде.
Прокурор Тимур Фатыйхов химия заводы территориясенә эш процессы вакытында керү һәм җитештерүнең экологик яктан чиста булуына инану өчен җирле халык вәкилләре төркемен оештыру идеясен бирде. Район җитәкчелеге бу идеяне хуплады. Предприятие директоры төркемнең завод территориясенә үтүен оештырырга вәгъдә бирде. Эш азда гына калды: көнне, вакытны билгеләргә һәм теләүчеләр исемлеген төзергә.
Районның актив халкы Аяз Шәфигуллинга проблеманы хәл итүдә кызыксынуы һәм ярдәм итәргә теләге өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы җыелганнарга да аларның битараф булмаулары һәм поселоктагы экологик хәлне яхшыртырга теләүләре өчен рәхмәт белдерде.