Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан килде:
Татарстан Республикасы территориясендә суыту турында шторм кисәтүе
2022 елның 11 һәм 12 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә -1 градуска кадәр һава температурасы төшүе һәм туфракта кырау көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Кырауларга бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларының - җимеш һәм орлык культураларының һәм үсемлекләренең чәчәкләре һәм җимшәннәренә зарар килү, җылылык яраткан үсемлекләрнең һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне яклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Яшь үсентеләрне кыраудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан еш кулланыла торган иң практик ысул булып үсемлекләрне каплау тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрланган кәгазь, куыклы-куыклы пленка, салам яки камыштан мататлар). Культураларны кырау сугудан төтен җибәрү (төтәсләү) ярдәмендә дә сакларга була, моның өчен төтен шашкаларын яки төтен өемнәрен файдаланалар. Төтен шашкасы чәчәк ата торган агач өчен зыянсыз булган янучан матдә белән тутырылган. Төтен шашкасы 8-10 минут эшли. Төтен өемнәрен әзерләү өчен дымлы салам, чыбык-чабык, үлән, торф, яфраклар, пычкы чүбе, чүп үләннәре, көнкүреш чүбе – барлык акрын гына пыскып янган һәм төтен бүлеп чыгарган нәрсәләрне файдаланалар (кырыена дымлы материаллар салырга була). Эш шунда ки, бакчаны кыраудан ут түгел, ә төтен саклый. Төтен җир өстенә җәелә һәм аңа суынырга – үз җылысын бирергә мөмкинлек бирми.
Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы объектларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы арта, шулай ук электр белән тәэмин итү системасына йөкләнешнең шактый артуына бәйле техноген янгыннар килеп чыга.
- бакча утыртмаларын яклау буенча чаралар үткәрергә;
- мич белән җылытуга аерым игътибар юнәлтергә. Бары тик төзек мичне генә файдаланыгыз һәм шул ук вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез;
- биналарны җылыту өчен бары тик сәнәгать производствосының көнкүреш электр приборларын гына кулланыгыз, электр челтәренә артык йөкләнеш тудырмагыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.