“Террорчылыкка - юк, дип әйтәбез”: укучыларга экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш чаралары турында сөйләделәр

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

"Форпост" район үзәге экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау буенча мәгълүмати әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәдә Урыссудагы 2нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары катнашты.

Укучыларга террорчылыкның һәм экстремистлыкның нәрсә булуы, шикле һәм куркыныч әйберләр табылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге, уяу булу мөһимлеге һәм куркынычсызлык чараларын үтәү зарурлыгы  турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International