10 сентябрь көнне Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбендә 7-9нчы сыйныфлар өчен «Закон һәм тәртип» хокук бозуларны профилактикалау отряды куркынычсызлык көне үткәрде.
Аның кысаларында балигъ булмаганнарның куркынычсыз тәртибен формалаштыруга юнәлдерелгән инструктажлар, шулай ук укучылар арасында хокук бозуларны, экстремизм күренешләрен һәм асоциаль тәртипне профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.