Ютазы районында яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

 

Традицион вакцинация ысулы белән беррәттән кулланыла -   гадәти булмаган - интраназаль юл.

                                          

Интраназаль кертү юлы – организмга энә кулланмыйча борын аша вакцина кертү ысулы.

Вакцинаны борынга кертү өчен махсус кидергечләр кулланыла.

 

Бу ысул белән кертелгән вакцина, Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбург раславынча, табигый шартларда һава аша таралган инфекцияләр белән контактта булган борынның аскы өлеше аша иммунитет тудыра; вакцинацияләнгән кеше беркайчан да коронавирус йоктыручы булмаячак.

 

Вакцина коронавирус үтеп керү юлында ышанычлы киртә тудыра - аңа борынның аскы өлеше аша керергә рөхсәт итми.

 

Борын аша вакцина кертү авырттырмый, инвазив түгел һәм гади, бу инъекция энә җәрәхәтләре һәм аларны куркынычсыз утильләштерү белән бәйле куркынычлардан саклый.

 

Вакцина шприцта, ләкин шприцка энә түгел, ә фильтр белән насадка кигерелә.

 

Борын алдындагы шприц поршенена басып, тирән сулыш алсаң, вак тамчы кисәкчәләре рәвешендәге сыеклык борын куышлыгында урнашачак. Лайлалы тышчада секретор антитәнчекләр барлыкка килә, алар организмга һава-тамчы юлы белән үтеп керергә омтылган вирусны нейтральләштерәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International