Бүген Түбән Кама педагогика көллияте базасында «Заманча интерактив технологияләр ярдәмендә предмет-пространство мохитен формалаштыру» темасына республика зона семинары узды.
Әлеге семинарда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эшләү буенча район мәгариф бүлеге методисты, Урыссу ш.т.поселогының 1, 3, 7 номерлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре катнашты.