Татарстанның шәригать казыйлары Урыссу поселогына җыелды

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Ютазы районында 11-12 сентябрьдә Татарстан казыйларының күчмә җыелышы узды.

Шәригать казыйлары киңәшмәсендә катнашу өчен Урыссу поселогына Казан, Әлмәт, Лениногорск, Аксубай, Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Баулы делегацияләре килде. Кунаклар Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендә танылган «Гобәйди» мәдрәсәсендә эшләгән дин әһелләренең,  галимнәрнең каберләренә экскурсиягә бардылар.

Киңәшмәдә Татарстанның баш шәригать казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең төбәкләр белән эшләү буенча урынбасары казый Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның шәригать казыйлары, шулай ук мөхтәсибләр - биш районның җитәкчеләре һәм авыл имамнары катнашты. Чарага шулай ук район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов килгән иде. Чара барышында башкарылган эшләр турында хисаплар тыңланды һәм халыктан кергән шәригатьчә хәл итүне таләп иткән сораулар каралды.

Киңәшмә программасы кысаларында кунаклар «Тапарт» ОЭМЗда  булдылар. Завод директоры Эльдар Исхаков кунакларга җитештерү цехларын күрсәтте, нефть промыселы җиһазлары һәм продукция җитештерү технологияләре турында сөйләде. Экскурсия ахырында Эльдар Марат улы кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә Марат хәзрәт Пакер директоры Марат Нагумановка ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның рәхмәт хатын тапшырды.

 

Кунаклар Иске Урыссу авылында яңа төзекләндерелгән «Исмәгыйль» чишмәсен ачуда катнаштылар. Иске Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова кунакларны чыганак янында сәламләде һәм аның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Мөхтәрәм кунаклар чишмәдән су эчтеләр һәм җыелучылар белән бергә чишмәне төзекләндерүдә һәм реконструкцияләүдә ярдәм итүчеләр өчен догалар укыдылар.

 

Аннан соң делегация «Фәнис» мәдрәсәсенә юнәлде, анда казыйларның күчмә киңәшмәсе булды, соңыннан Урыссу үзәк мәчетендә күмәк намаз укыдылар.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International