Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә игътибар бирелде һәм тиешле ярдәм күрсәтелде. Кичектергесез хәл итүне таләп итүче күп кенә мәсьәләләр буенча администрация бүлекләре башлыкларына һәм урынбасарларына йөкләмәләр бирелде. Район хакимияте башлыгы күтәрелгән барлык мәсьәләләрне үз контроленә алды. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү — администрация эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе, мондый очрашулар кискен социаль, икътисадый, хокукый һәм көнкүреш проблемаларга оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Киләсе шәхси сораулар буенча очрашу 2022 елның 20 сентябрендә булачак. Исегезгә төшерәбез, район башлыгы һәр сишәмбе көнне гражданнарны кабул итә. Барлык кирәкле мәгълүматны 2-61-28 телефоны аша алырга мөмкин.
Шулай ук без гражданнарның язма мөрәҗәгатьләре белән эшлибез.
Ютазы муниципаль районы башлыгы һәм Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә Пушкин урамы, 38 нче йорт, 107 нче кабинет адресы буенча гариза язарга мөмкин.