Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ:
. 2022 елның 15 сентябренә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2022 елның 15 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көчәйгәндә 15-17 метрга җиткән көньяк-көнчыгыштан, көньяктан көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән яный.
6. Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәзә пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алып кую зарур.
8. Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бәла очрагында сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.