Каразирек мәктәбендә “сыйныф очрашуы” узды

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Каразек мәктәбенең яшь инспекторлар хәрәкәте отрядында катнашучылар ТР Россия укучылар хәрәкәте Башкарма комитеты әгъзасы, «PRO100 профессий» төбәк проекты җитәкчесе, «Ялкын» журналының сентябрь саны герое, Ютазы районында класс очрашулары алып баручы, Россия укучылар хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе Әдилә белән очрашу үткәрделәр .

Балаларны бик күп нәрсә кызыксындырды: тамашачы алдында үзеңне ничек тотарга, олы һәм кече ир туганнары белән мөнәсәбәтләре нинди, мәктәптә яраткан фәннәре нинди , мәктәптә ниләргә өйрәнгән һәм башкалар.

Балалар кунактан кыйммәтле киңәшләр, ачык җаваплар һәм сувенирлар кабул итеп алдылар. Очрашу өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International