Балалар иҗаты үзәгендә яңадан «Тылсымлы әвәләп ясау» берләшмәсе дәресләре башланды.
Көзен дәресләр көзге бүләкләргә багышланган. Балалар яшелчә – җимешләр рәвешендәге савыт-саба ясыйлар, бу кабакка охшаган чүлмәкләр, ананас йортлар, анар-чәйнек. Гадәти булмаган нәрсәләр әвәләп ясау бик мавытыргыч.