"Борис Житков китаплары белән дуслашыгыз"
Танылган язучы, педагог һәм сәяхәтче Борис Житковның тууына 140 ел тулу уңаеннан Үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Кадрия Заһретдинова коррекцион интернат мәктәбе укучылары өчен "Борис Житковның китаплары белән дуслашыгыз" дигән чара уздырды. Чара башында ул балаларны язучының тормышы һәм иҗаты, аның кызыклы, гыйбрәтле хикәяләре белән таныштырды. Аннары Борис Житковның «Как я ловил человечков» дип аталган әсәрен кычкырып укыды. Әсәрне укыганнан соң, балалар укылган буенча кроссвордны җиңеллек белән чиштеләр. Чара ахырында балалар татлы кызыксындыру призлары алдылар.