Ютазы районының Иске Урыссу авылында чишмә ачылды

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

«Исмәгыйль» чишмәсен торгызу битараф булмаган авыл халкы ярдәмендә мөмкин булды.

 

«Исмәгыйль» чишмәсенең күптәнге тарихы бар. 1882 елда чокырдан агып чыккан тәмле һәм шифалы чишмә суы нәселле атлар тоткан авыл бае Исмәгыйльнең игътибарын җәлеп итә. "Кем чишмәне тергезә, мин аңа бер бия бирәчәкмен", - дип игълан иткән бай кеше авылдашларына. Ул вакытта нәсел атлары хәзерге заманның кыйммәтле машиналары бәясендә йөргән. Бу эшкә Сәйфелмөлек  уллары – Кашафетдин һәм Сәйфетдин алынган. Шулай итеп, авыл халкын җәлеп иткән чишмә барлыкка килә. Анализлар күрсәткәнчә, чишмә суы бүген дә сыйфатлы һәм эчәргә яраклы.

Күпьеллык тарихы булган чишмәне озак еллар Кашафетдинның улы, Бөек Ватан сугышы инвалиды Имаметдин Кашапов караган. Ә бүгенге көндә  чыганакны Илдар Гобәйдуллин карап тота.

Чишмәне реконструкцияләү һәм төзекләндерү мәсьәләсе килеп баскач, авыл халкы реконструкция инициативасын хуплый һәм актив катнаша да. Иганәчеләр дә табыла – алар - Вячеслав Чичков һәм Линар Рәхимов («Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖ). Нәтиҗәдә, «Исмәгыйль» чишмәсе яңадан торгызыла. Территорияне  әйләндереп алалар, эскәмияләр куялар, матурлап ихаталыйлар. Биредә ял итү урыны да бар. Бу эшләрнең барысы да подрядчы «Ситидорстрой» ҖЧҖ (директоры Э.Геворгян) һәм «Автолайн транспорт компаниясе» ҖЧҖ (директоры А. Галләмов) көче белән башкарыла.

13 сентябрьдә реконструкциядән соң чишмә ачылды. Бу көнне оештыручылар, турыдан- туры башкаручылар - төзүчеләр һәм проект химаячеләре үз эшләренең нәтиҗәләрен күрергә җыелды. Тантанада район башлыгы Аяз Шәфигуллин, шулай ук структур бүлекчәләр җитәкчеләре, иганәчеләр, кунаклар һәм авыл халкы катнашты. Искеурыссулыларны авыл тарихындагы шундый мөһим вакыйга белән Аяз Шәфигуллин котлады.

- «Исмәгыйль» чишмәсе - ул коллектив иҗат, күпләр аны төзекләндерүдә үз өлешен кертте, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы. - Без «Татнефть» нең безнең республика икътисады нигезе икәнен яхшы беләбез. Бу безнең районда да чагылыш тапты. Аларның ярдәме белән бездә скверлар, парклар, юллар төзелә... Тулаем алганда, искеурыссулыларның эшләре һәрвакытта да җиңел килеп чыга, бу изге эштә булышкан һәм катнашкан һәркемгә рәхмәт.

Чишмәне ачу тантанасы район мәдәният йорты артистлары чыгышы белән дәвам итте. Җирлек башлыгы Фәния Әминова төзүчеләргә һәм иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Ә чишмә территориясен төзекләндерүдә укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хатын-кызлар советы һәм ветераннар советы катнашкан. Алар аркасында хәзер чишмә тирәли матур чәчәкләр барлыкка килгән. Дамир Мәхмүтов ремонт эшләре вакытында төзүчеләрне электр һәм кирәкле кораллар белән тәэмин иткән. Башта авыл халкының ерак бабалары тырышлыгы белән торгызылган «Исмәгыйль» чишмәсе бүген дә яши, барысын да тәмле, бәллүр суы белән бүләкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International