«Форпост» һәм «Яшь Гвардия» район үзәге «Экстремизмга – ЮК» айлыгы кысаларында сыйныф сәгате үткәрде

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Сыйныф сәгатендә Урыссу гимназиясенең 8,9 сыйныф укучылары катнашты.

Анда террорчылык оешмалары ничек барлыкка килүе һәм, гомумән, кешеләрнең ни өчен террористка әверелүе турында сөйләделәр. Экстремизм нәрсә ул һәм аңа ничек каршы торырга; соңгы ун елда РФ территориясендә булган иң зур терактлар турында искә төшерделәр. Шулай ук укучыларның игътибарын террорчылык актларын профилактикалау максатыннан уяу булырга кирәклегенә басым ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International