Район мәдәният йортында Урыссудагы 2-нче һәм 3-нче урта мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары өчен хокук бозуларны профилактикалау буенча чара үткәрелде.
Чараны алып баручы Алинә Нәбиуллина балалар белән бергә Россия законнарына нигезләнгән хокукларны, бурычларны һәм җаваплылыкны, шулай ук яшүсмерләр җинаятьләре барлыкка килү сәбәпләрен ачыкларга тырышты.
Лекциядән соң "Новенький" нәфис кинофильмы күрсәтелде.