Бүген юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы булды

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәгариф бүлеге начальнигы С. А. Абрамов катнашучыларны уку елы башында Ютазы районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча үткәрелә торган чаралар белән таныштырды.

Укучылар тарафыннан яктылык кайтаргыч элементлар йөртү, ата-аналар белән бу юнәлештә хезмәттәшлек итү мәсьәләсе каралды.

Сергей Александрович укучыларны автобуслар белән йөртүне оештыру турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International