Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү (Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!).

2022 елның 16 сентябре, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан килде:

2022 елның 17 сентябренә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы һәм Казан территориясендә 500 метр һәм аннан да кимрәк күренүчәнлектәге томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә:

Томанда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә

чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басмаска кирәк. Тукталыш кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина

 

йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына,

бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү мөһим.

Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

 

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International