Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Буа шәһәр прокуроры вазыйфасына юстиция өлкән киңәшчесе Фатыйхов Тимур Модест улы билгеләнде.
Ул 1984 елның 8 июлендә Татарстан АССРның Казан шәһәрендә туган. 2006 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.
Прокуратура органнарында хезмәт итүне 2007 елда Татарстан Республикасының аеруча режимлы объектларында законнарның үтәлешенә күзәтчелек буенча Казан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфасында башлый.
2007 елдан 2012 елга кадәр - Татарстан Республикасының аеруча режимлы объектларында законнар үтәлешен күзәтү буенча Казан прокурорының өлкән ярдәмчесе.
2012 елдан 2013 елга кадәр - Татарстан Республикасы прокуратурасының оператив-эзләү эшчәнлеге башкару бүлеге башлыгы урынбасары.
2013 елдан 2022 елга кадәр - Татарстан Республикасының Ютазы районы прокуроры.
13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков яңа билгеләнгән җитәкчене прокуратура коллективына һәм Буа муниципаль районы активына тәкъдим итте.
Элегрәк бу вазифаны биләгән Марс Фәтхуллин тиешле еллар эшләп отставкага чыккан.