Аның ярдәмендә авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарны туберкулезга тикшерү үткәрелә.
Яңа техника безнең районга агымдагы елның 31 августында килде һәм 10 торак пунктта булды инде. Ютазы районында яшәүче меңнән артык кеше үпкәләренең сәламәтлеген мобиль флюорограф ярдәмендә тикшерергә өлгергән. Аз мобиль гражданнарны китерү белән «Демография» илкүләм проекты кысаларында социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең махсус автотранспорты шөгыльләнә.
Күчмә флюорограф график буенча торак пунктлар буйлап йөри. 14 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр Ютазы авылында эшли. 18 сентябрьдә флюорограф Салкын Чишмә һәм Ак-Чишмә авыллары халкына хезмәт күрсәтәчәк. 19 сентябрьдә флюорография җайланмасы Кәрәкәшле авылына күчә. Ул бу торак пунктта өч көн эшләячәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күчмә флюорографик җайланма ел саен район халкын профилактик тикшерүләр белән максималь тәэмин итү өчен кирәк.