Хәзерге вакытта сәламәтлек мәсьәләләре бөтен җирдә тикшерелә

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Ата-аналарны нарасыйлары сәламәтлегендә авыру билгеләренең булмавы, аякларының корыда булуы, һава торышы буенча улларын һәм кызларын киендерү генә түгел, аларның баланслы дөрес туклануы да борчый.

1-10 сыйныф укучыларының ата-аналары, барлык санитар һәм эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәп, мәктәп ашханәсендә булдылар. Безнең «тикшерүчеләр» ашамлыкларның сыйфаты, ашханәнең торышы, укучыларның гигиена чаралары, меню өчен шартлар белән кызыксынды. Һәм, әлбәттә, укучыларыбызның өйләрендә яңгыраган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булган «Ә сезне мәктәптә тәмле ашаталармы?» соравына җавап кызыксындырды.  “Ата-аналар контроле” бу сорауга укучылар өчен әзерләнгән ризыклардан авыз итеп карап җавап алды һәм уңай  фикерләр калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International