Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Ютазы районы прокуроры вазыйфасына юстиция өлкән киңәшчесе Александр Петрович Микеркин билгеләнде.
15 сентябрьдә Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков яңа билгеләнгән җитәкчене прокуратура коллективына һәм Ютазы муниципаль районы активына тәкъдим итте.
Александр Микеркин 1965 елның 8 ноябрендә Марий Эл Республикасының Тау-мари районы Нижние Шелаболки авылында туган. 1991 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Прокуратура органнарында эшен 1992 елда Казанның Вахитов районы прокуратурасы тикшерүчесе вазыйфасында башлый. Дүрт елдан соң ТР прокуратурасының аеруча мөһим эшләрне тикшерүгә һәм оператив-эзләү эшчәнлегенә күзәтчелек бүлеге прокуроры була.
1996-2001 елларда ТР Прокуратурасында һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында аеруча мөһим эшләрне тикшерүне күзәтү һәм оператив-эзләү эшчәнлеге бүлеге прокуроры булып эшли . 2001-2011 елларда төзәтү учреждениеләрендә законнарның үтәлешен күзәтү буенча Казан прокуроры була. 2011-2015 елларда Татарстан прокурорының җинаять җәзаларын үтәгәндә законнарның үтәлешенә күзәтчелек буенча өлкән ярдәмчесе була. 2015-2016 елларда - ТР прокурорының милли проектлар һәм муниципаль берәмлекләр белән элемтәләр турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек буенча өлкән ярдәмчесе.
Ютазы районы прокуроры вазыйфасына билгеләнгәнче, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы прокуроры булып эшләгән.