15 сентябрьдә гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышта хокук бозуларны профилактикалау, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча ата-аналар белән хезмәттәшлек итү, 2021 ел нәтиҗәләре буенча һәм 2022 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнарның җинаятьчелек һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре каралды.