Татарстанда 2022 елда «Үсеш ноктасы» дигән 117 табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәге ачылды.
Алар авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан мәктәпләрдә эшли башладылар, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Мәктәп укучылары һәм авыл педагоглары проект эшчәнлеге, сыйныфтан тыш чаралар, конкурслар оештыру өчен мөмкинлекләр алдылар. Үзәкләрдә физика, химия һәм биология кебек фәннәр буенча заманча уку чаралары бар. Заманча лаборатория һәм робот техникасы җиһазлары ярдәмендә дәресләрдә тәҗрибә һәм экспериментлар үткәрергә, шулай ук өстәмә белем бирү программалары буенча эшләргә мөмкин.
Татарстанда 2019-2022 елларда "Мәгариф" милли проекты буенча 370 "Үсеш ноктасы" булдырылган, шул исәптән 139 – цифрлы һәм гуманитар профиль һәм 231 – табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге.
Милли проектлар Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2019 елдан бирле Россиядә гамәлгә ашырыла.