Иске Урыссу авылында яңа юл төзелеше бара

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Иске Урыссу гражданнары мөрәҗәгате буенча яңа юл төзү турында карар кабул ителде.

 

Хәзер чишмәдән күпергә кадәр халыкны һәм автотранспорт йөртүчеләрне авария хәлләреннән саклау өчен туры юл төзеләчәк.

 

Иске Урыссу авылындагы юл региональ булып тора, автоюл полотносы читендә торак йортлар урнашкан. Кышкы чорда гадәттән тыш хәлләр була, машиналар читкә чыга. Моны булдырмас өчен, юл хәрәкәте иминлеге кысаларында район хакимияте Транспорт министрлыгына әлеге участокны турайтуга өстәмә автоюл программасына кертү үтенече белән хат юллады. Бүгенге көндә «УПБиО» МУП юлда төзелеш эшләрен башкара башлаган инде. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин әлеге процессны шәхсән үзе контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International