Ютазы мәктәбендә сәламәтлек көне узды

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Мәктәптә Сәламәтлек көне - күңелле бәйрәм, яхшы кәеф, спорт һәм сәламәтлек бәйрәме.

 

Укучылар бу көнне спорт ярышларында катнашу, саф һава сулау һәм хәрәкәтләнү өчен көтеп алалар.

17 сентябрьдә Ютазы урта мәктәбендә Сәламәтлек көне үтте. Ел саен сәламәтлек көнен үткәрү традициягә әйләнде. Бу безнең укучылар, укытучылар, ата-аналар тормышында сәламәтлекнең никадәр әһәмиятле икәнен аңлар өчен һәм бөтен дөнья кешеләренең сәламәтлеген яхшырту өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итәр өчен үткәрелә.

Бу көнне мәктәп гөж килә, чөнки барысы да: укучылар да, педагоглар да җәлеп ителә. Чара «Сәламәтлек көне"н игълан итү линейкасыннан башлана.

Аннары физкультура укытучысы, 5-8 сыйныф җитәкчеләре,  директор урынбасары Вәлишина А.А. җитәкчелегендә спорт залында спорт ярышлары оештырдылар.

Башлангыч мәктәптә Ютазы авылы паркында башлангыч сыйныф укытучылары җитәкчелегендә «Күңелле стартлар» үткәрелде. Һәрвакыттагыча шау-гөр килделәр, шатлык-куаныч күп булды. Балалар зстафетада, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар, спорт турында табышмаклар чиштеләр. Битарафлар булмады.

Барыгызга да катнашуыгыз, яхшы кәефегез, бер-берегезгә бүләк ителгән уңай хисләрегез өчен рәхмәт.

Сәламәтлегегезне саклагыз, физкультура белән шөгыльләнегез!

Сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International