16 сентябрьдә район мәдәният йортында Ютазы муниципаль районы ветеран-пенсионерлар иҗтимагый оешмасының оештыру Пленумы булды.
Пленумда ветеран оешмалары рәисләре җитәкчелегендә район оешмалары һәм предприятиеләре делегатлары катнашты.
Чарада район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, район администрациясенең структур бүлекчәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Ютазы муниципаль районы ветеран-пенсионерлар иҗтимагый оешмасының яңа рәисе итеп Гүзәл Латыйпова сайланды.