17 сентябрьдә «Энергия» стадионында, һава торышына карамастан, «Татарстан кроссы -2022» традицион көзге марафоны узды.
Спорт чарасын Ютазы муниципаль районының Бөтенроссия физкультура спорт комплексының ГТО тестлау үзәге белән берлектә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды.
Анда кече яшьтәге укучылардан башлап, өлкәннәр белән тәмамлап, барлыгы йөз иллеләп кеше катнашты. Алар яшь категорияләре буенча таратылды. 400 метрга вип-узышта район җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
«Татарстан кроссы — 2022» республика массакүләм ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, халык арасында спортны һәм җиңел атлетиканы популярлаштыруга, балалар һәм өлкәннәр өчен актив ял оештыруга юнәлдерелгән.
Марафон кысаларында Ютазы муниципаль районы урта гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында "Көзге кросс" район ярышлары да үткәрелде.
Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.