Яшьармия «Патриот» отряды әгъзалары тарафыннан башлангыч звено өчен «Безнең мәктәп геройлары» дигән батырлык дәресе үткәрелде

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Балаларны каһарман төшенчәсе белән таныштырдылар, аларга безнең мәктәп геройлары - Козин Юрий Алексеевич, Кәримов Фәнис Әсгать улы, Сәйфуллин Илдар Илдус улы турында сөйләделәр.

Укучыларга бу каһарманнарның батырлыклары, тормышы һәм эшчәнлеге, бүләкләнгән медальләре  һәм орденнары турында сөйләделәр. Батырлык дәресләре патриотизм, Ватаныбыз өчен горурлык хисе, Россиянең киләчәге өчен җаваплылык, илебезнең героик үткәненә һәм бүгенгесенә хөрмәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International