Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турында баш эпидемиолог Наилә Хөснетдинова сөйли

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Ютазы районында яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә.

Традицион вакцинация ысулы белән беррәттән - гадәти булмаганы - интраназаль кертү юлы кулланыла.

Интраназаль кертү юлы - энә куллануны таләп итмәгән организмга борын аша вакцина кертү ысулы.

Вакцинаны борын аша кертү өчен махсус насадкалар  кулланыла.

Бер үк вакытта (бер көн) гриппка һәм яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясарга рөхсәт ителә (интраназаль яки парентераль кертү юлы), 2 компонент кулланырга рөхсәт ителә Спутник V (вакцина алдагы кулланудан соң интраназаль яки парентераль кертү юлы) Спутник Лайт (6 айдан соң.),

Яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияне берләштерергә рөхсәт ителә: 1 комп. (парентераль/интраназаль) аннары 2 комп. (парентераль/интраназаль).

Барлык гражданнарга, бигрәк тә риск төркеме затларына (өлкәннәргә, хроник авырулары булган кешеләргә) шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, сәламәтлеге начарланганда өйдә калырга һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Җәмәгать урыннарында, транспорт объектларында, эш һәм уку урыны буенча коллективларда, медицина оешмаларында һәм социаль учреждениеләрдә булганда, маска режимын сакларга киңәш ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International